Нурлатта коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Утырыш Советның зур залында узды.

Нурлат муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия киңәшмәсен район Башлыгы Дамир Ишкинеев алып барды.

Утырышта хокук саклау органнары вәкилләре, районның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, муниципаль бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Анда катнашучылар өч мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Беренчесе буенча район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рафис Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Ул «2015-2025 елларга Нурлат районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасы барышы турында сөйләде. Декларация кампаниясе билгеләнгән срокларда тәмамланган, муниципаль хезмәткәрләр арасында керемнәре турында мәгълүматны тапшырмаган яки соңга калып тапшыручылар юк.

"Муниципаль хезмәткәрләргә керемнәр турындагы мәгълүматларны тутыру кагыйдәләрен аңлату буенча консультацияләр бирү оештырылды. Җирле үзидарә органнарының барлык муниципаль хезмәткәрләренә карата муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләрне һәм тыюларны үтәүләре турында анализ үткәрелде. Февраль аенда керемнәр турында мәгълүмат бирү һәм хисап елы өчен белешмәләрне тутыру мәсьәләләре буенча укыту үткәрелде", - дип билгеләп үтте Рафис Рифгатович.

Дамир Азатович учреждение җитәкчеләрен һәм муниципаль хезмәткәрләрне керемнәр турында декларацияне игътибар белән тутырырга, килешүләрне грамоталы итеп рәсмиләштерергә чакырды.

Район Башкарма комитетының Торак сәясәте һәм коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Наталья Долгова Нурлат районында гамәлгә ашырыла торган барлык торак программалары буенча исәпкә кую һәм торак бирү вакытында коррупция куркынычларын кисәтү эшен оештыру турында сөйләде.

Катнашучылар шулай ук гражданнарга социаль түләүләр рәсмиләштергәндә халыкны социаль яклау өлкәсендәге эш нәтиҗәләре, шул исәптән муниципаль районның социаль өлкәсе учреждениеләре тарафыннан халыкка дәүләт социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерү турында доклад тыңладылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Нурлат районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Афанасьева сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International