“Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексыга алар балалары белән бергә кушылды.
“Нурлатгаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе хезмәткәрләре арасында спорт белән актив шөгыльләнүчеләр күп. Шушы көннәрдә алар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына кушылдылар. Тимер юлчылар скверында урнашкан махсус җиһазландырылган «ГТО» мәйданчыгында узган чарага алар балалары белән килделәр. Балалар да әти-әниләре үрнәгендә ГТО нормативларын үтәде.
Алар барысы бергә урыныннан озынлыкка сикерү, кулларны яткан килеш бөгү һәм турайту, биек перекладинага тартылу, гимнастика эскәмиясеннән тартылып тору, гәүдәне күтәрү кебек сынауларны узды.
"Ә кышын газчылар чаңгыда нормативларны тапшырырга ниятли. Алар барысы да биремнәрне уңышлы үтәделәр», – дип билгеләп үтте Нурлат шәһәрендә «ГТО» ВФСК чараларын үткәрү буенча белгеч Дария Белова.