Рөстәм Нургали улы Сабан туе мәйданчыгында гаилә коруның алтын туен билгеләп үткән Татарстан гаиләләре белән очрашты.
Алар арасында 55 ел бергә яшәгән һәм өч бала үстергән нурлатлылар Исламнур Исмәгыйль улы һәм Нәфисә Таһир кызы да бар иде. Төхвәтуллиннар гаиләсе, педагоглар династиясе өчен иҗтимагый эшчәнлек-тормышның аерылгысыз өлеше. Туган якны өйрәнү музее җитәкчеләре буларак, гаилә үз гомерләрен тарихны, мәдәниятне, көнкүрешне саклауга багышлый. Нәфисә Таһировна ярдәмендә туган якны өйрәнү музее туган авыллары халкының көнкүреше һәм мәдәнияте экспонатлары, Бөек Ватан сугышы чорыннан бирле аларның истәлекле әйберләре белән актив тулылана.
"Исламнур Исмәгыйль улы һәм Нәфисә Таһир кызы безнең барыбыз өчен дә зур үрнәк! Аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, тигезлек, муллык һәм хәерле, бәрәкәтле гомер телибез!",- матур гаиләне Дамир Ишкинеев үзенең социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә котлады.