"Заречный" балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар ГТО нормативларын тапшыра

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Алар җәйге ялны күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрә.

 

Һәр көн «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагеренда төрле вакыйгалар белән тулы. Беренче сменада ял иткән балалар да аны озак вакыт искә алырлар әле. Бәлки, аларның кайберләре тиздән «Хезмәткә һәм оборонага әзер» билгеләрен дә алачак. Чөнки лагерьның бер көне Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруга багышланган. Судьялар җитәкчелегендә һәр бала ГТО программасына кергән күнегүләрне башкарды һәм яхшы нәтиҗә күрсәтергә тырышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International