Бүген, 24 июньдә, язгы чакырылыш кампаниясе кысаларында Нурлат егетләрен хәрби хезмәткә озаттылар.
Казан шәһәренең җыелу пунктына хәрби комиссариаттан берьюлы 19 егет китте, аларның күбесе - җирле аграр техникумны тәмамлаучылар. Хәзерге чакырылыш кампаниясендә уку йортын тәмамлаган 40тан артык белгеч хезмәткә китәчәк.
Егетләрне армиягә озатырга аларның күпсанлы якыннары, туганнары, дуслары килде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин, Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин, Нурлат аграр техникумы директоры Алевтина Граф, авыл җирлекләре башлыклары да егетләргә үгет-нәсихәт сүзләрен җиткерделәр.
Егетләрне чираттагы озату 27 июньдә булачак.