Казан Сабан туенда Нурлат мәйданчыгы БРИКС уеннарында катнашучыларны кабул итте

2024 елның 23 июне, якшәмбе

Биредә шулай ук никахны теркәү тантанасы һәм «Россия йөрәге»гаилә учагын тапшыру булды.

Бүген Казан шәһәренең Мирный бистәсендә республика Сабан туе кунакларын каршы алган 11 ишегалдының берсен нурлатлылар оештырды. Бүген биредә республикабызның башкаласында 11 июньнән узган БРИКС уеннары да тәмамланды.

Традиция буенча районның иҗади командасы быел да кунакларны гаҗәпләндерде: биредә Казаннан Рәсүл Мөхәммәтшин белән Лилия Низамиеваның никахлашу тантанасы узды. Нәкъ менә безнең районның мәйданчыгы туй тантанасын үткәрү өчен сайлануы очраклы түгел, чөнки нәкъ менә нурлатлылар май аенда Мәскәүдә узган Беренче Бөтенроссия туй фестивалендә катнаштылар. Өч яшь пар-Рафаэль һәм Дияна Сафиуллиннар, Илшат һәм Алия Вилдановлар, Алмаз һәм Залия Яруллиннар Россия башкаласыннан «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы утын алып кайттылар, аны бүген яңа гына барлыкка килгән Мөхәммәтшиннар гаиләсенә тапшырдылар. Туй милли гореф-гадәтләр һәм традицияләр буенча күпсанлы кунаклар катнашында оештырылды. Яшь гаиләләрне Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев котлады. Җылы теләкләр белән ул аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тулаем алганда, Нурлатның Сабан туендагы ишегалды иң җанлыларның берсе иде. Биредә экспозицияләр тәкъдим ителде, анда кунаклар Нурлат районында яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары, мәдәнияте, милли аш-су, кәсепләр, кием-салым белән таныша, мастер-классларда катнаша, артистларның чыгышларын карый алды... Мәйданчыкның үзәгендә кунакларны халык күңел ачулары белән сынаулар көтте: «Авыш колга», «Бүрәнәдә капчыклар белән сугышу», «Чүлмәк вату», «Капчык киеп йөгерү» һ.б. уеннар БРИКС уеннарында катнашучы спортчыларда аеруча кызыксыну уятты. Нурлатлылар Белоруссия, Һиндстан, Кытай, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм башка илләрдән килгән делегацияләрне җылы каршы алдылар. Боксчылар, көрәшчеләр, йөзүчеләр һәм башкалар спорт белән кызыксынып, күңелле уеннарда катнаштылар һәм оештыручылардан истәлекле бүләкләр алдылар.

Күпләрне «Чекан бабай» акча сугу мәйданчыгы да кызыксындырды. Мастер Ильяз Гыйльманов Республика Сабан туе өчен махсус истәлекле тәңкәләрнең яңа дизайнын эшләде: тәңкәнең бер ягында Сабан туе. Нурлат. 2024, икенчесе Брикс уеннары дип язылган. Үз куллары белән ясалган тәңкәләрне кунаклар Сабан туе истәлеге сувениры итеп алып китте.

 "Нурлатлылар ел саен республика Сабан туенда актив катнашалар. Быел бәйрәм күпсанлы чит ил кунаклары катнашуы белән дә аерылып тора.  Безнең мәйданчыкта бәйрәмне бик югары дәрәҗәдә оештырган барлык нурлатлыларга рәхмәт", - дип рәхмәт белдерде Дамир Ишкинеев бәйрәмне уздыруга үз көчләрен һәм өлешләрен керткән барлык нурлатлыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International