Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге әгъзалары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, актив иҗтимагый тормыш алып баралар, спорт, иҗат белән дуслар.
Мәсәлән, сукырлар җәмгыятенең 16 бүлеге арасында «Җиңү Салюты» республика конкурс-фестивалендә аларның иҗади чыгышы югары бәя алды. Алабугада йөзү буенча республика ярышларында катнашкан барлык нурлатлылар призлы урыннар яуладылар: Марат Тинчеров – алтын, Мария Кузьмина – көмеш, Александр Афанасьев һәм Раил Гыймадиев бронза медальләр белән кайттылар.
- Ел дәвамында Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте эгидасы астында уздырыла торган барлык республика ярышларында: шахмат, шашка, домино, чаңгы узышларында катнашырга тырышабыз, – дип билгеләп үтте җирле бүлек җитәкчесе Мария Кузьмина. - Район җитәкчелегенең зур ярдәм күрсәтүе сөендерә: транспорт сорап мөрәҗәгать итсәләр дә, безнең үтенечебезне игътибарсыз калдырмыйлар, ярышларга бару өчен автобус бүлеп бирәләр. Сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен мондый сәяхәтләр аралашу, физик мөмкинлекләребезне тикшерү ягыннан да бик мөһим.
Ә спорт белән даими нигездә бүлекчә вәкилләренең күбесе шөгыльләнә. Елның теләсә кайсы вакытында алар Скандинав йөреше белән шөгыльләнү өчен шәһәр урамнарына чыгалар, атнага бер тапкыр «Батыр» спорт комплексында йөзү белән шөгыльләнәләр, алар арасында озын гомер һәм сәламәтлек үзәге активистлары, ансамбльләрдә катнашучылар да бар.
Алар ял итү турында да онытмыйлар, елына бер тапкыр Татарстанның истәлекле урыннарына экскурсиягә баралар.
- Июль башында Болгарга барырга җыенабыз, - диде Мария Германовна. - Ерак сәяхәтләр вакытында Нурлат АТП генераль директоры Идрис Габделбар улы Кәримов зур уңайлы автобус бүлеп бирә, моның өчен дә без бик рәхмәтле.
Шулай итеп, сукырлар җәмгыяте әгъзалары бай вакыйгалар белән тулы тормышка омтылалар. Аларның тормыш сөючәнлеге һәм уңай карашы һәркем өчен үрнәк булсын.
Фото архивтан алынды