Шушы көннәрдә Нурлат автоинспекторлары янына кунакка Урта Камышлы укучылары килде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Александр Захаров укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртте, СИМ чараларыннан ничек дөрес файдаланырга кирәклеге турында сөйләде.
Мәктәп укучылары өчен экскурсиянең иң кызыклы өлеше махсус парковкага бару булды. Монда балалар, ватылган машиналарга карап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең нинди нәтиҗәләргә китергәнен күрә алдылар.
“Мондый профилактик чаралар бик мөһим, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен якыннан күреп аралашу балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, аларны тормышта ныгыту гадәтен булдырырга ярдәм итә", – дип билгеләп үтте чараның актуальлеген Александр Васильевич.