«Легенда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин шәһәрнең 4нче мәктәбе укучыларына «Сугыш игълан итмичә» дип аталган батырлык дәресен үткәрде.
"Безнең мәдәни - ял итү үзәгенә күп балалар йөри, һәм без үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү максатыннан үзебездә хәрби тематикага экспозиция булдырырга булдык. Җиңү көненә без «Үлемсез полк» акциясен үткәрдек, сугыш ветераннарының фотолары саклана. Хәзер аларга сугышчылар җирләнгән урыннарда казулар вакытында табылган Бөек Ватан сугышы трофейлары да өстәлә бара. Аларны безгә Владимир Сергеевич Малыгин бирде. Ә батырлык дәресе - без хәрби-патриотик тематикадагы чаралар циклы кысаларында үткәргән чираттагы очрашу, - дип билгеләп үтте «Грани» мәдәни - ял итү үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова.
Дәрес башланганчы, балалар экспозициядә тәкъдим ителгән хәрби экспонатлар белән кызыксынып таныштылар. Ләкин дәрес тә бик күп тәэсирләр калдырды. Владимир Малыгин бу вакытка кадәр хәбәрсез югалган дип саналган Бөек Ватан сугышы солдатлары турында мәгълүматлар табылган экспедицияләр турында сөйләде. Сугышта һәлак булган сугышчыларның туганнарына күптән көтелгән хәбәрне җиткерүче исем медальоннарын күрсәтте. Бөек Ватан сугышы, шулай ук Нурлат эзләүчеләренең каберлекләрне ачыклау буенча казуларда катнашуы турында фильмнар да бик мәгълүматлы булды. Балалар Владимир Сергеевичка кызыклы сораулар да бирә алдылар.
Чара бер минут тынлык белән Ватанны саклаучыларның батырлыгын искә алу белән тәмамланды. Батырлык дәресендә катнашкан олылар һәм балалар #Без хәтерлибез, Татарстан #Мин хәтерлим #мин горурланам кулларына хәрефләр язылган плакатлар алып, рәтләргә тезелде.
"Мондый чаралар үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү ягыннан мөһим, аларга Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә, аларны Ватанны саклауга әзерләргә кирәк, һәм иң мөһиме, балалар безнең тарихны белеп үссеннәр иде, – дип сөйләде Владимир Малыгин. -Балалар белән без «Легенда» хәрби-патриотик клубы оешканнан бирле эшлибез. Шулай ук инде 10 ел хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү белән шөгыльләнәбез, сугыш хәрәкәтләре урыннарында казу эшләре алып барабыз, экспедицияләргә елына 2-3 тапкыр чыгабыз. Бу вакыт эчендә без хәбәрсез югалган 10 297 солдатны таптык, нурлатлыларга 6 меңгә якын солдатның җирләнү урыны турындагы хәбәрнамәне алып кайтып тапшырдык.
Батырлык дәресе кысаларында Владимир Сергеевич нурлатлыларга бу вакытка кадәр хәбәрсез югалган дип саналган 5 сугышчының җирләнү урыны турындагы хәбәрнамәне тапшырды.