Нурлатның мактаулы гражданы Рәшит Гыймалетдиновка күкрәк билгесе тапшырылды

2024 елның 21 июне, җомга

Кичә Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданы, район ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы Рәшит Гади улы Гыймалетдинов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Нурлат районы Башлыгы исеменнән аны Нурлат районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Танзилә Фәйзуллина һәм Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өлкән белгече Марина Баймачева котладылар.

Юбилярга җылы теләкләр белән бүләкләр: «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннар Советының Рәхмәт хаты, шулай ук бүләкләр тапшырылды.

Гыймалетдинов Рәшит Гадиевич озак еллар җитәкче вазыйфаларда эшли, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә, ул күп тапкырлар социалистик ярышларда җиңүче, 1974 елда ВДНХ күргәзмәсендә дә катнашкан. Хезмәт ветераны. Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданы.

Кунаклар шулай ук Гыймалетдиновлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар. Рәшит Гадиевич һәм Лена Хатыйп кызы бергә гомер итүләренә 60 ел тулуны билгеләп үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International