ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының Административ-техник бүлеге Сезгә 2022 елның 26 августындагы 73 номерлы ТР Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәрен төзекләндерү Кагыйдәләренең 4.4.7 пункты турында хәбәр итә. Көнкүрештәге каты һәм зур габаритлы калдыкларны махсус контейнерларга һәм йорт яны территорияләрендә урнашкан махсус мәйданчыкларга гына китереп бушатырга рөхсәт ителә.
Алар булмаган очракта гражданнар, Татарстан Республикасы, Нурлат, Гыйматдинов урамы, 142 а йорты (тел.8 (84345) 2-05-50) адресы буенча урнашкан «Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе» муниципаль унитар предприятиесеннән талон алып, каты көнкүреш калдыклары полигонына чүп-чарны үзе илтергә тиеш.
Таләпләр үтәлмәгән очракта, хокук бозучылар Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе «Торак пунктлар һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» буенча административ җаваплылыкка тартылачак. Штраф санкцияләре 2000-3500 сум.