Түләүсез консультацияне «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә алырга мөмкин булачак.
28 июньдә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында кабул итүләр узачак.
Көн дәвамында түбәндәге график буенча консультация алырга мөмкин булачак:
8:00-09–30-Вәлитов Рамил Әнәс улы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Нурлат районында клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары (бүлек хокукларында) ;
9:30-11:00-Кәримов Идрис Габделбар улы, Нурлат районында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе;
11:00-12:30 - Щекач Ирина Федоровна, Нурлат нотариаль округы нотариусы;
12:30-14:00 - Савельев Василий Александрович, «БТИ ТР»АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты;
14:00-15:30 - адвокат.
Чара Нурлат шәһәре, Хәмәдиев урамы, 19нчы йорт адресы буенча узачак. Алдан язылу өчен телефон: 2-28-24.