Кәкре Атау авылында туып үскән якташыбыз Нурлат районы мәчетләренә «Дуслык» газетасына язылу бүләк итте

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Артур Сафиуллин үзенең игелекле эшләре белән билгеле.

«Теплогазснаб» оешмасы директоры үзенең кече Ватанын төзекләндерүдә зур финанс ярдәме күрсәтә.

Шушы көннәрдә Артур Әмир улы «Нурлат-информ»ның «Игелекле язылу» акциясенә дә кушылды: 2024 елның икенче яртыеллыгына «Дуслык» газетасының 50 нөсхәсен яздырып алды. Июль башыннан Нурлат районының барлык мәчетләре татар телендә газетаны алачак, шулай итеп, өйләренә газета яздырырга мөмкинлекләре булмаган мәхәллә кешеләре дин йортларында гыйбадәт кылуга кадәр яки аннан соң җирле яңалыклар белән таныша алачак.

«Нурлат-информ» коллективы өчен язылу кампаниясе ахырына якынлашкан көннәрдә бу зур бүләк булды.

"Без Артур Әмировичка район газетасына язылу кампаниясен оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Якташларыбызның районнан читтә дә яшәп, район газетасы санын арттыруга өлеш кертүе куанычлы»,-дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ филиалы «Нурлат-информ» җитәкчесе - баш мөхәррир  Резеда Гиняева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International