Татарстанда 20 июньдә яшен, көчле җил һәм урыны белән боз явуы көтелә

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

20 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар, 15-17 м/с тизлектә кыска вакытлы җил, яшенле яңгыр вакытында 20 м/с кадәр көчәюе көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.

Казанда 20 июнь төнендә 15-17 м/с тизлектәге җил булыр дип көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәшләрен истә тотыгыз.

Җил көчәйгәндә:

1. Артык ихтыяҗ булмаса, биналардан чыкмаска, эчтә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмагыз.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында яшеренергә була. Көчле җилдән йорт диварлары кырыенда яшеренергә кирәкми – түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларынннан, төзелеп бетмәгән биналардан да ерак торыгыз.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспортны куярга ярамый – җил аркасында сынган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында торырга һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашырга ярамый.

6. Өске кат тәрәзәләрдән төшкән пыяла ватыклары, шулай ук җил белән кубарылган түбә һәм декор элементлары куркыныч тудыра ала. Төзелә торган яки ремонтлана торган биналардан ерак торыгыз.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш бинасындагы тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда килеш яшенле яңгыр астында калсагыз, хәрәкәтне тиз арада туктатыгыз һәм яшенле яңгыр бетүен транспортыгыздан якынча 30 метр ераклыкта торып көтегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый – электроника эше бозылырга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнен көтәргә кирәк.

 

Яшн вакытында ачык урында булсагыз, җиргә (комлы яки ташлы туфракка), мөмкин булса – уйсулыкка ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.

Җәяүлеләр, автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда, сак булырга тиешләр.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

 

Боз яуганда:

- мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;

- Бина эчендә булганда, тәрәзәләрдән ераграк торырга тырышыгыз;

- электр җайланмаларын кулланмагыз, боз яуганда гадәттә яшен дә була;

- урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, тапмасагыз, башыгызны боздан булса да саклагыз (кулларыгыз, сумкагыз, киемегез белән капланыгыз);

- агачлар астына сыенырга тырышмагыз, аларга яшен сугарга мөмкин, көчле җил һәм боз агач ботакларын сындырып, сезгә өстәмә зыян китерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International