Бу хакта Нурлат районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында җитди сөйләшү булды.
Ул комиссия рәисе Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды.
Районның террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Рафис Нигъмәтуллин алдагы утырыш йөкләмәләрен үтәү, объектларны профилактикалау һәм террорчылыкка каршы яклау мәсьәләләре турында сөйләде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова муниципаль районда терроризмга һәм экстремизмга каршы торуның комплекслы планын үтәү буенча эшчәнлекне планлаштыру, гамәлгә ашыру һәм нәтиҗәләр турында сөйләде.
Мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы саклануында Прокуратура ачыклаган кайбер кимчелекләрне бетерү буенча башкарылган эшләр турында район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин хисап тотты.
Утырышта шулай ук Әмзә һәм Яңа Иглай авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады. Төп тема авыл территорияләрендә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча профилактик эш торышы.
Утырыш эшенә йомгакны комиссия рәисе Дамир Ишкинеев ясады.