Иртәдән үк Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы Хәрби комиссариаты янында бик җанлы булды: көчле патриотик музыка яңгырады, дәүләт флаглары җилфердәде, хәрби хезмәткә чакырылучыларның туганнары, якыннары һәм дуслары аларга җылы теләкләрен җиткерергә ашыктылар.
"Бу миңа яшьлегебезне искә төшерде. Хәрби комиссариат ул вакытта тимер юл вокзалы янында урнашкан иде. Һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар киткән көнне перрон башыннан ахырына кадәр халык белән тулы була иде. Барысы да бии, ә булачак солдатлар барысы да милли бизәкләр белән бизәлгән сөлгеләр ураган була иде. Бу бик күңелле иде. Ул вакытта армиягә бик күп егетләр китә иде бит, бер авылдан – 5-6 кеше, – дип уртаклашты Абрыскино авылыннан Елена Ивченко. Ул оныгы Ранил Җәлаловны армиягә озатып, аңа үзенең үгет-нәсыйхәт сүзләрен тапшырды. Хәерле юл! Әти-әниләре горурланырлык итеп лаеклы хезмәт итсен».
Сүз уңаеннан, китүче егетләрнең муеннарына сөлгеләр элү, аларга теләкләр белән яулыклар бүләк итү традициясе бүген дә бар. Мәсәлән, Рушан Сәйфетдиновка якыннары үзләренең җылы һәм игелекле теләкләрен яулыкларына язганнар, алар хәрби хезмәттән соң да аңа бу истәлекле көн турында искә төшереп торачак.
Бу көнне хәрби хезмәткә алынучылар арасында Нурлат аграр техникумын тәмамлаучылар Якушкино авылыннан Николай Иванов һәм Александр Михедюков та бар иде.
Сыйныфташлар, авылдашлар, дуслар техникумда да бер төркемдә укыганнар. Бу көнне аларны озатырга күпсанлы дуслары һәм якыннары гына түгел, Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хәким Хәмидуллин да килде.
"Егетләр бик ярдәмчел, әти-әниләренең чын ярдәмчеләре, тырышлар. Безнең торак пунктта алар халыкка һәрвакыт ярдәм иттеләр. Аларга җиңел хезмәт итүләрен телим! Армия хезмәтен лаеклы үтеп, туган авылыбызга әйләнеп кайтуларын телим», – диде ул аларга үз теләкләрен җиткереп.
Якушкино авыл җирлегеннән Ватанны саклауга быелгы чакырылыш кампаниясенә 7 егет барачак. Традиция буенча, авыл халкы аларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен авыл капкасы төбендә дә җиткергән, авыл җирлеге башкарма комитетыннан бүләкләр дә тапшырдылар.
Яшь егетләрне хәрби хезмәткә Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Үзәк хәрби округ инспекторы запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов та озатырга килделәр.
"Армиядә хезмәт итү-җитди сынау. Сезгә хәрби уставны өйрәнергә, командирларны тыңларга, хәрби белгечлекне җентекләп өйрәнергә, лаеклы хезмәт итүегезне телим. Армиядә сез күп дуслар табарсыз, бер-берегезгә терәк булырсыз. Нурлатлылар һәрчак, һәркайда да, хәрби хезмәттә дә намус белән хезмәт итәләр. Бер ел тиз узачак. Барыгызны да Нурлатта көтәбез. Уңышлар сезгә, үзегезне саклагыз! Дамир Ишкинеев егетләргә изге теләкләрен җиткерде.
Яшь егетләргә шулай ук Анатолий Молоствов, Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин, Нурлат аграр техникумы директоры Алевтина Граф, авыл җирлекләре башлыклары да үз теләкләрен җиткерделәр.