Бүген 73нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә бүлек һәм аерым постның инженер - инспектор составы белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә тышкы технологик җайланмаларның, нефть, нефть продуктлары һәм янучан газларны саклау өчен резервуар паркларының янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейд үткәрү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмә йомгаклары буенча янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларын эксплуатацияләү шартларын бозуларга юл куймау, беренчел янгын сүндерү чараларының төзеклеге, янгынга каршы су запасы, су чыганаклары, коры үләннән, куаклардан һәм янучан чүп-чардан чистарту максатыннан объектларны эксплуатацияләүче җаваплы затлар белән берлектә саклана торган объектларны тикшерүне дәвам итү бурычы куелды. т. б.
“Үткәрелгән тикшерүләр саклана торган объектларда янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрәчәк", – дип билгеләп үтте 73нче ПСЧ инженеры Виктор Морозов.