Минҗиһан Мингатина казу эшләрен шатланып күзәткән. Атна – ун көн узганмы икән, эшчеләр урам башындагы йортлар каршысыннан ук су трассасы сузып, боҗралар урнаштырып та куйганнар. Хәзер хуҗабикәгә «Промочистка» белән килешү төзегәннән соң суны өенә кадәр кертү өчен траншея казытып, суүткәргечкә тоташасы гына кала.
- Түбән Нурлатка 48 ел элек килен булып төштем, су гомер – гомергә булмады, - дип уртаклашты ул. – Шөкер, мул сулы коебыз коткара, эссе коры җәйләрдә дә кипми ул, суы бөтен яшелчә бакчасына сибәргә дә җитә әле. Әмма суы каты. Рәхмәт, күршеләрем булыша, чәйлек суны алардан керепи алам, балаларым да кунакка чишмә суы тотып киләләр. Менә, ниһаять, безнең урамга да су килде.
Түбән Нурлатка су керткән елларда Родниковая урамының – 12, Түбән Нурлат урамында 20дән артыграк йортының ни өчен читтә калуы бүген билгеле дә түгел инде, әмма әлеге проблема ничәмә – ничә еллар көн кадагыннан төшмәгән. Һәм менә район җитәкчелеге һәм «Түбәнге Нурлат» ТОСы рәисе Айрат Гәрәев тырышлыгы белән эш кузгалган.
– Бу йортларда яшәүчеләр еллар буе суны флягалар, шешәләр белән ташырга мәҗбүр, әлеге мәсьәләне хәл итүебезне бик сорадылар, - диде Айрат Рифович. - Халык җыенында без районыбыз башлыгы Дамир Азатович Ишкинеевка ике урамга су үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Бик зур рәхмәт аңа, район бюджетыннан бу максатларга 3,5 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Эшкә «СтройСити» подряд оешмасы алынган. Бүгенге көндә объектларда 2 экскаватор һәм 3 эшче мәшгуль.
- Эшне 30 майда Родниковая урамыннан башладык, аның 500 метр озынлыктагы өлешенә суүткәргеч суздык, аны микрорайонның үзәк системасына тоташтырдык та инде. Бу урамда 10 кое урнаштырып калдырдык, шулай ук урамнарга 2 шәр янгын гидранты да куелачак. Түбән Нурлат урамында 1 километр озынлыкта суүткәргеч сузу каралган, - дип сөйләде «СтройСити» директоры Наил Фазлыев.
Шулай итеп, җирле ТОС инициативасы белән микрорайонда борчу тудырган һәр мәсьәлә әкренләп хәл ителә. Чиратта-юлларны ремонтлау.
-Чокырны ремонтлау микрорайонның үзәк асфальтланган урамында, тагын 7 урамда – вак таш түшәү таләп ителә, – дип билгеләп үтте Айрат Гәрәев. - Финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен без грантларда катнашырга планлаштырабыз, бәлки әле үзара салым программасына кушылырбыз. Халык теләктәшлек күрсәтер, дип ышанам, чөнки болар барысы да уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен эшләнә бит.