Нурлат үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә шартлы янгынны сүндерү буенча планлы күнекмә янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелде.
"Янгын сүндерү подразделениеләре эшчәнлегенә җитәкчелек итү буенча җитәкчеләр составының тактик фикерләвен һәм күнекмәләрен камилләштерү, янгында оператив штаб, тыл һәм элемтә эше мәсьәләләрен эшләп чыгу, сак подразделениеләренең объект хезмәтләре белән үзара бәйләнеше, янгын сүндерү алымнары һәм ысулларын барлау – өйрәнүләр шундый максат белән эшләнгән», – дип хәбәр иттеләр 125нче янгын сүндерү бүлегендә.