Нурлатта урманга керү мөмкинлеге чикләнде

2024 елның 14 июне, җомга

Бүгеннән гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары керүенә өч атнага чикләү кертелде.

Нурлат урманчылыгы белгечләре чикләүләр кертү турында кисәтү аншлаглары куйдылар.

“Урманнарда янгын куркынычлыгының югары классы белән бәйле чикләүләр кертелде", – диде Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рөстәм Галиев.

Урманчылыктан хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта урман хуҗалыгы министрлыгы янгын куркынычлы хәл космик, авиация һәм җир өстендәге мониторингны көчәйткән. Ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек әйләнәсе дежур тору оештырылган, ял көннәрендә урманнарга күпләп кешеләр йөргән урыннарда вакытлыча постлар оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International