Нурлатта медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2024 елның 14 июне, җомга

Нурлатта «Театр» скверында медицина хезмәткәре көнен   билгеләп үттеләр.

Сәхнәдән табибларны, шәфкать туташларын, фельдшерларны, гомумән, тармакка катнашы булган хезмәткәрләрне Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.

"Бу - дөньядагы иң кешелекле һәм затлы һөнәрне сайлаган, үзләрен сәламәтлек саклауга һәм кеше гомерләрен саклап калуга багышлаган шәфкать ияләренең бәйрәме. Безнең район халкының иминлеге һәм сәламәтлеге сезнең эшегезгә һәм рухи сыйфатларыгызга бәйле», - диде ул.

Дамир Азатович тармак ветераннарына һөнәрләренә тугрылыклы булулары, кешеләргә булган чиксез мәхәббәтләре өчен аерым рәхмәт белдерде. Сәламәтлек, тынычлык, бәхет, муллык, иминлек теләде, район Башлыгы бүләкләү тантанасын да ачты. Тармакның күп кенә хезмәткәрләре ТР сәламәтлек саклау министрының рәхмәтенә, Нурлат муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Нурлат үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев коллегаларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул районның сәламәтлек саклау системасы алдынгы позициядә тора, район хастаханәсенең матди-техник базасы да ныгый, диде. Бу эштә Айдар Рөстәм улы илкүләм проектларның, республика программаларының ролен билгеләп үтте, шулай ук район башлыгына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Биредә баш табиб Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы комитеты Президиумының, Нурлат үзәк район хастаханәсенең Мактау грамоталарын тапшырды. Традиция буенча бүләкләнүчеләргә агымдагы елның икенче яртыеллыгына район газетасына язылу да тапшырылды.

Медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләү концерт номерлары белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International