Нурлат шәһәренең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мунчаны капиталь ремонтладылар

2024 елның 14 июне, җомга

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев башкарылган эшләр белән танышты.

Быелның апреленнән республика программасы кысаларында Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт мунчасында капиталь ремонт үткәрелде. Бинаны ремонтлауга республика бюджетыннан 3 млн 400 мең сум акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшләрен "ТатРиэлтСтрой"подряд оешмасы башкарды. Ремонт эшләре вакытында юыну бүлмәсендә барысы да яңартылган: стеналар, идәннәр, түшәм, җылыту һәм су белән тәэмин итү системасы, светодиодлы яктырткычлар, яңа ишекләр, стеллажлар, ләүкә һәм утыргычлар һ. б. урнаштырылган. Барлык эшләр дә сыйфатлы, дымга чыдам материаллардан «Уңайлы мохит» программасы таләпләренә туры китереп башкарылган. Интернат-йорт директоры Роберт Газизуллин билгеләп үткәнчә, подрядчылар, биредә яшәүче кешеләр контингентын исәпкә алып, эшкә җитди караганнар.

"Биредә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту өчен барысы да сыйфатлы башкарылган. Иң мөһиме-интернат-йорт карамагындагыларга уңайлы булачак. Капиталь ремонт үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт", - дип рәхмәт белдерде Дамир Азатович төзүчеләргә.

Район Башлыгы монда ук мунча ачылуны түземсезлек белән көтеп торучы персонал һәм халык белән аралашты.

Гомумән алганда, 2000 елда төзелгән картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тормыш кайнап тора. Быел җирле эшмәкәрләр ярдәмендә теплица, интернат-йорт бинасындагы бүлмәләр ремонтланды. Нурлат районы Башлыгы ярдәме белән ДИПИ территориясендә чокыр ремонты ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International