Хөрмәтле нурлатлылар һәм шәһәребез кунаклары! Яшьләребез һәм үсеп килүче балалар!

2024 елның 14 июне, җомга

Соңгы елларда илебез җитәкчелеге тарафыннан кешеләргә уңайлы ял шартларын булдыруга, иҗтимагый киңлекләр: парклар, скверлар, бульварлар, балалар мәйданчыклары төзүгә зур игътибар бирелә. Бу максатларга күп көч сарыф ителә һәм акча бүлеп бирелә.

Нурлат шәһәрендә 25тән артык төзекләндерелгән парк һәм сквер бар. Безнең күзәтүләр буенча, алар өлкән буын вәкилләренең, кечкенә балалар һәм яшүсмерләрнең, яшь гаиләләрнең яраткан урынына әверелергә өлгерде инде.

Биредә безнең иҗат коллективлары көче белән төрле бәйрәм чаралары үткәрелә.

Кызганычка каршы, без еш кына вандализм, парк милке булган спорт җиһазларын, эскәмияләрне вату, яктырткычларны җимерү кебек очракларны күрәбез. Иң куркынычы, моны безнең егетләр һәм яшүсмерләр эшли.

Шуңа бәйле рәвештә, шәһәрдәшләребезгә, бигрәк тә яшүсмерләргә мөрәҗәгать итәбез: парк, скверларыбызны, бульварларыбызны саклап, төзек хәлдә  тотарга кирәк.

Хөрмәтле ата-аналар! Сез -  балаларыгызның гамәлләре өчен җаваплы! Аларны шәһәр мохитенә, халык өчен махсус ясалган уңайлыкларга, ял итү урыннарына игътибар белән карарга өйрәтегез. Чисталыкны һәм тәртипне сакларга, чүп-чарны урналарга гына ташларга кирәк! Кешеләрнең хезмәтләрен хөрмәт итегез! Бер-берегезне хөрмәт итегез!

Без үз милкебезне, табигатебезне сакларга өйрәнмичә, табигать барлыкка китергәнне һәм кеше барлыкка китергәнне беркайчан да саклый белергә өйрәнмәячәкбез! Җимерелгән фонарьлар, ватылган эскәмияләр, коймалар, тапталган чәчәк бакчалары болар барысы да шәһәргә әдәпсез күренеш бирә.

Сезнең аңлап кабул итүегезгә һәм ярдәмегезгә өметләнәбез.

Шулай ук искә төшерәбез, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә,

4.3.8. Халыкның ял итү һәм күпләп җыелу урыннарында түбәндәгеләр рөхсәт ителми:

б) территорияне җитештерү һәм көндәлек куллану калдыклары белән пычрату;

д) газоннарга, табигый һәм ясалма яшелләндерү объектларына зыян китерү;

е) кечкенә архитектура формаларына зыян китерү һәм аларны билгеләнгән урыннардан күчерү;

е) сыек ризык калдыкларын, сатуратор җайланмаларыннан, ачыткы һәм сыра цистерналарыннан суны тротуарларга, газоннарга һәм торак юлларга агызу;

и) тротуарларның асфальт-бетон япмасын, янәшәдәге яшел зоналарның бөтенлеген һәм территорияләрне төзекләндерүнең башка элементларына зарар салу;

Шәһәрнең җәмәгать урыннары территориясендә видеокүзәтү алып барыла.

Видеокүзәтү камералары хокук саклау органнарына хокук бозучыларны табарга һәм ачыкларга, Нурлат шәһәре территориясендә төзекләндерү кагыйдәләренең мәҗбүри таләпләрен үтәүне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

 Хокук бозган затларга карата административ хокук бозу һәм административ штраф салу турында беркетмәләр төзеләчәк.

БАРЛЫК ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВИДЕОКҮЗӘТҮ АЛЫП БАРЫЛА.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International