Россиянең социаль фонды хәбәр иткәнчә, 2024 елның июненнән бердәм пособие билгеләү кагыйдәләре үзгәрде.
Пособие билгеләгәндә тәрбиягә алынган балаларга ачылган номиналь счетлар буенча процентлар исәпкә алынмый.
Моннан тыш, "Герой - ана" исеме, "Ата-ана даны"ордены яки орден медале өчен алынган түләүләр исәптән чыгарыла.
Моннан тыш, мәгариф оешмаларында укыган вакытта алган 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрнең хезмәт эшчәнлегеннән кергән керемнәр исәпкә алынмый.