Нурлатлылар Россия Көнендә халык костюмнарыннан фотосурәткә төште

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

«Грани» мәдәни ял үзәге Нурлатның үзәк мәйданында « Россия көнендә милли төсмердән бул» Бөтенроссия акциясен оештырды.

Нурлатлылар, район һәм шәһәр кунаклары рәхәтләнеп рус, татар һәм чуаш костюмнарын киеп истәлеккә селфи, гаилә фотосын ясау мөмкинлеген алды.

Акция халык костюмының матурлыгын һәм уникальлеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләренең үзенчәлеген, традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклау, бәйрәм көнендә торак пункт урамнарында үзенчәлекле атмосфера булдыру, төрле яшьтәге кешеләрне традицион милли костюмнарда яки этник элементлар белән заманча костюмнарда тәкъдим итү максатыннан үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International