Нурлатта Россия көненә багышланган шахмат турниры узды

2024 елның 12 июне, чәршәмбе

Нурлат шәһәренең "Дебют" шахмат клубында Россия көненә багышланган шахмат турниры узды. Бу юлы турнирда бу клубта шөгыльләнүче хатын-кызлар катнашты. 8 катнашучы арасында җиңү өчен каты көрәш барды. Шахматчы кызларның уенына судья районның шахмат - шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов хөкемдар булды.

"Хатын-кызларның, эштә һәм өйдә мәшгуль булуларына карамастан, шахмат кебек интеллектуаль спорт төре өчен дә вакыт табуы сөендерә, шуның белән үз балаларына үрнәк күрсәтәләр. Катнашучыларның берсе Эльмира Петрова турнирга кечкенә кызы белән килгән. Гомумән, барысы да бик яхшы үтте", - дип билгеләп үтте шахмат клубы җитәкчесе Галия Мөхтәсимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International