Бүген 1нче номерлы шәһәр мәктәбе каршында эшләүче мәктәп яны лагеренда СВОда катнашучы Артист кушаматлы батальон командиры белән очрашу узды.
Чара Россия көненә багышланган иде. Аның инициаторы булып тәрбия буенча директор киңәшчесе Ксения Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады.
Аралашу бик эчтәлекле булды, балалар очрашуга килгән геройга үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә алдылар, ул, үз чиратында, аларга үзенең нинди гаскәрләрдә хезмәт итүен һәм сугышчан иптәшләре белән көн саен очрашырга туры килгән авырлыкларны ничек җиңүләрен сөйләде.
Шулай ук сугышчы безнең мәктәп музее өчен аның подразделениесе бәреп төшергән дошман квадракоптер-камикадзесын бүләк итте. Балалар үз чиратында геройларыбыз өчен открыткалар әзерләделәр, «Россия белән йөрәктә» акциясендә катнаштылар, – дип билгеләп үтте Ксения Вячеславовна.
Кунак балаларга ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, балалардан алынган хатлар һәм открыткалар алга барырга ярдәм итә һәм яңа көч бирә.