Нурлатта юл хәрәкәте иминлеге айлыгы дәвам итә

2024 елның 11 июне, сишәмбе

2024 елның 3 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Нурлат районы территориясендә дә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм» айлыгы үткәрелә.

Айлык авариялелекне киметү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелә. Дәүләт автоинспекциясеннән тыш, айлыкта җирле үзидарә органнары да актив катнашачак.

Айлыкның бурычлары: юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, шәһәр урамнарында һәм юлларында куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен пропагандалау, җәмәгать хокук аңын һәм юлларда законлы тәртип формалаштыру, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International