Нурлатта ГСВГ оешуга 79 ел тулуны билгеләп үттеләр

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Традиция буенча чара Азат итүче сугышчы һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланды.

Аннан соң ул шәһәрнең үзәк паркында 1945-1994 елларда Германиядә совет гаскәрләре төркеме составында тынычлык һәм Ватанны саклаучы сугышчыларга куелган һәйкәл янында дәвам итте.

Тантанада катнашучыларны Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Ринат Мөхәммәтҗанов котлады, аның катнашында бүләкләү тантанасы булды.

Нурлатта ГСВГ ветераннары берлеге җитәкчесе Рөстәм Әбҗәппаров шулай ук җыелучыларга котлау сүзләрен җиткерде, оешма активистларына грамоталар һәм медальләр тапшырды.

Бәйрәмне җирле артистларның иҗади номерлары һәм балалар чыгышлары бизәде. ГСВГ оешуын билгеләп үтү көне автоузыш белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International