Татарстан аграрийларына рапс чәчүлекләрен саклау өчен файдалы бөҗәкләрне – энтомофагларны кулланырга киңәш итәләр.
«Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы белгечләре быел июньнең беренче атнасында 3,1 мең гектарда рапс чәчүлекләрен тикшерделәр. Республикада кәбестә күбәләге 0,5 мең гектарда, яки бу кыйммәтле майлы культураның тикшерелгән мәйданының 16,1 процентында ачыкланды.
Учреждение мәгълүматлары буенча, күбәләкләрнең уртача саны 50 адымга 8 экземпляр тәшкил итә, иң күбе – 15 экземпляр.Чирмешән районында 360 гектар рапста билгеләнгән.
"Безнең республика шартларында кәбестә күбәләге җәй дәвамында өч буынга кадәр бирә. Бу бөҗәк тәре чәчәкле культураларга – кәбестә, рапс, горчица, хрен, кабак, төче тырма, брюквага зыян китерә», – дип хәбәр итте «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Шулай ук учреждение белгечләре кәбестә көясе кортлары үрчү чорында 2 дән ким булганда үсемлеккә пиретроидлар (бета-ингерметрин, зета-ингерметрин, лямбда-цигалотрин, ингерметрин) һәм фосфорорганик кушылмалар (диметоат, малатион, диазинон, хлорпирифос) нигезендә препаратлар белән эшкәртүне киңәш итә; неоникотиноидлар клотианидин, имидаклоприд, тиаметоксам һ.б.).
«Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы.