2024 елның 3 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм» айлыгы үткәрелә. Айлык авариялелекне киметү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелә. Дәүләт автоинспекциясеннән тыш, айлыкта җирле үзидарә органнары да актив катнашачак.
Айлык бурычлары:
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү.
Шәһәр урамнарында һәм юлларында куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен пропагандалау.
Җәмәгать хокук аңын һәм юлларда законлы тәртип формалаштыру.
Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү.