Социаль хезмәткәр көне уңаеннан Казанда 7-8 июньдә тантаналы чаралар узды.
Социаль хезмәткәр көне алдыннан тармак белгечләрен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хөрмәтләделәр. Сәхнәгә конкурсларда җиңүчеләр, картлар һәм инвалидлар интернат-йортларының иң яхшы җитәкчеләре чакырылды. Аннары кунаклар «Яратам! Бетте-китте!" музыкаль спектаклен карадылар (авторы — Ләйсән Әминова, режиссер-куючы — Зөфәр Харисов).
Икенче көнне дә Дәрвишләр бистәсендә хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы дәвам итте. Хезмәттәшләренә карата җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады, концерт номерлары вакыйгаларга тагын да бәйрәм атмосферасы бирде. Иң яхшылар арасында Нурлат муниципаль районында республика матди ярдәм үзәгенең 33нче бүлеге мөдире Әлфия Сараева да бар. Әлфия Рәшид кызы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халыкны социаль яклау системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәте белән билгеләп үтелде.