"Татнефть"нең кадрлар әзерләү үзәгендә махсус чыгарылыш: биредә шәһәр мәктәпләренең 40 тан артыграк тугызынчы сыйныф укучысы эшче һөнәрләр үзләштерү турында таныклыклар алды.
Мондый мөмкинлек аларга «Татнефть» гранты ярдәмендә бирелгән, аны«ЦПК – Татнефть» узган ел откан булган. Узган елның 3 октябреннән 2024 елның 8 маена кадәр мәктәп укучылары «Мәктәп эскәмиясеннән эшче һөнәр» проекты кысаларында яңа белем һәм күнекмәләр үзләштергәннәр. Әлеге проект Әлмәттә тормышка ашырылган, ә бу нурлатлылар өчен яңалык әле. Шуңа күрә таныклыкларны да чыгарылыш сыйныф укучыларына балаларны яклау көнендә бәйрәм сәхнәсендә тапшырдылар.
- "Татнефть"нең кадрлар әзерләү үзәгендә 3 төркем оештырылды, аларда 9 сыйныфны тәмамлаучы 20 укучы нефть һәм газ чыгару операторына укыды, 11е сусызландыру һәм тозсызландыру җайланмасы операторы һөнәрен алды, ә кызлар өчен химанализ төркеме оештырылды: лаборант һөнәрен 13 кеше үзләштерде,-диде «ЦПК – Татнефть»нең Нурлат филиалы директоры Александр Петров.
Александр Геннадьевич әйтүенчә, балалар мәктәптәге дәресләреннән соң атнага ике тапкыр шөгыльләнгәннәр.
- Теоретик дәресләр Үзәкнең махсуслаштырылган уку сыйныфларында үтте, ә практик күнекмәләрне биредә ук уку-күнекмә полигонында алдылар, «Нурлатнефть» НГДУсы объектларына, шулай ук «Татнефть» химия-аналитика лабораториясенә бардык, – дип укуның нечкәлекләре белән таныштыруын дәвам итте кадрлар әзерләү үзәге директоры. - Балаларны укыту безнең өчен яңалык. Аларга ошагандыр дип өметләнәм. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлегенә, «Нурлатнефть» НГДУ сы җитәкчелегенә грантны гамәлгә ашыру буенча уртак эшчәнлегебез өчен рәхмәт белдерәм.
Кадрлар әзерләү үзәгендә белем алган балаларга әлеге һөнәрләрнең киләчәктә һичшиксез кирәге чыгачак. Шәһәр гимназиясеннән Ангелина Мандрейкина да шулай дип саный. Ул, башка балалар кебек үк, химанализ лаборанты курсларын тәмамлаган, практика узган.
- Мин мөстәкыйль рәвештә анализлар ясадым, нефть, суның тыгызлыгын билгеләдем. Нефть предприятиесе эшчәнлегендә лаборанттан күп нәрсә тора, – дип уртаклашты кыз. Мәктәпне тәмамлагаганнан соң югары нефть уку йортына керергә ниятлим, шуңа күрә, Кадрлар әзерләү үзәгендә укуым юкка булмады, дип саныйм.
Данил Камалов та «Мәктәп эскәмиясеннән эшче һөнәр» проекты ярдәмендә киләчәк планнарын тормышка ашыруга нигез алуына шат. 2нче мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлаучы укуын җирле аграр техникумда дәвам итәчәк, ә аны тәмамлагач, нефть вузына керергә өметләнә.
- Башлангыч белемнәрем бар инде, укырга җиңелрәк булыр дип уйлыйм, - дип саный егет.
3нче мәктәптән Олег Исаев та, Данил кебек үк, нефть һәм газ чыгару операторы һөнәрен алган. Ул шулай ук киләсе уку елында аграр техникум студенты булачак. Ни өчен аграр техникумны сайладың, ә нефть колледжын түгел дигән сорауга ул түбәндәгечә җавап бирде:
– Ә минем нефтьче һөнәрем бар инде. Һәм безгә 18 яшьтән нефть тармагына юл ачылачак, бу бик шәп!
Шул рәвешле, грант 16 яшьлек нурлатлыларга ихтыяҗлы һөнәр алырга мөмкинлек биргән. Әлбәттә, директор Александр Петров кулыннан алган таныклыклар яшүсмерләрнең кайберләре өчен, һичшиксез хезмәт эшчәнлегенә юллама бирәчәк.
- Мин сезгә үзалдыгызга дөрес максатлар куюыгызны, аларга ирешүдә көч һәм сабырлык телим, - диде ул үз чыгарылышларына мөрәҗәгать итеп.
Традиция буенча, «Татнефть»нең хәйрия фонды балалар бәйрәмендә районның сәләтле укучыларын бүләкли. Быел Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының технология буенча йомгаклау этабында җиңү яулаган гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Алина Ефимова «Сәләтле балалар» программасы буенча - 20 мең, физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы җиңүчесе - 1нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Роман Летфуллин 15 мең сумлык сертификатларга ия булдылар. Ә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының тарих буенча йомгаклау этабы призеры, 2нче мәктәпне тәмамлаучы Руслан Борзовка район Башлыгы Дамир Ишкинеев шул ук көнне 20 мең сумга сертификат тапшырды.
Уңыш нигезендә күп нәрсә ята. Мәсәлән, Алина Ефимова «Һөнәрмәннәр» чемпионатында да катнаша.
– Мин Казанда беренче этапта беренче урынны алдым, контроль срезлары нәтиҗәләре буенча хәзер Россия этабына әзерләнәм, ул берничә көннән Калугада узачак, - диде ул.
Сүз уңаеннан, Алина «2024 ел укучысы» да булды. Статуэтканы аңа район Башлыгы тапшырды. Ул яшь талантларга да, үз укучыларын олимпиадаларга әзерләгән педагогларга котлау сүзләре җиткерде. Ә аларның нәтиҗәләре «Татнефть»нең дә лаеклы бәясен ала.