Шушы көннәрдә “Теремкәй"дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара узды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре дә катнашты.
Теоретик һәм практик этаплардан торган Конкурс берничә гаилә командасын берләштерә.
Уен формасында балалар тәрбиячеләр һәм ата-аналар җитәкчелегендә өйрәнелгән материалны ныгыттылар, юл куркынычсызлыгы турында күп яңалыклар белделәр. Иң мөһиме, вакытны күңелле генә түгел, файдалы да уздырдылар.
Балалар бакчасы мөдире Гүзәл Әбдерахманова сүзләренчә, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар аларның учреждениесендә даими үткәрелә.