Нурлат Сабан туе традицион милли уеннарга һәм ярышларга бай булды. Һәм аларның һәрберсендә иң көчлеләре һәм иң җитезләре билгеләнде.
Быел Сабан туе мәйданында беренче тапкыр 2012-2015 елларда туган Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылар катнашында мини-футбол буенча ярышлар үткәрелде. Өч команда арасында Сабан туе призы өчен җитди көрәш барды. Нәтиҗәдә, "Корольләр" җиңү яулады.
Ә әтәчне 12 метрлы шома баганадан беренче булып хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Киекле авылында туып - үскән Рифат Әбделвәлиев менеп алды. Бу аның Сабан туйларында беренче җиңүе түгел. Гаиләсенең ярдәме дә аңа көч бирә, хатыны һәм ике баласы аның өчен җан атып тора.
Гер күтәрүдә Киекле авылыннан Фәрит Сәлахетдиновка тиңнәр булмады, бүрәнәдә капчыклар белән көрәштә Торнаяз авылыннан Дмитрий Мортазин ышанычлы җиңү яулады.
Барлык ярышларда һәм уеннарда җиңүчеләр призлар алды. Гомумән алганда, Сабан туе барлык кунакларга бик күп якты эмоцияләр һәм бәйрәм кәефе бүләк итте.