Милли көрәш буенча ярышларда быел да балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Һәр авырлык категориясендә җиңү өчен каты көрәш барды. Яңгыр да хәтта комачауламады.
Яңгыр җанатарларны да куркытмады, барысы да Сабан туеның кульминацион мизгелен – абсолют батыр исеме өчен көрәшне ахырга кадәр көттеләр. Быел төп бүләк үз үлчәү категорияләрендә җиңүче булган өч көрәшче арасында уйнатылды. Алар-Илсур Нәбиуллин, Алмаз Мостафин һәм Марсель Гозәеров, аларның һәрберсе төрле ярышларда күп тапкыр җиңүче. Нәтиҗәдә, быел да Марсель Гозәеров абсолют батыр булды.
"Көрәш белән 30 елдан артык шөгыльләнәм, беренче сыйныфтан бирле. Җиңү, һәрвакыттагыча, җиңел бирелмәде, чөнки көндәшләр дә көчле. Ярышларда, әйтерсең лә, бөтен гаилә катнашты. Үз үлчәү категорияләрендә минем абыем Рәмис Гозәеров ике улы белән, шулай ук минем ике улым да җиңү яулады», – дип билгеләп үтте Марсель Гозәеров.
Приз – 150 мең сумлык сертификат, шулай ук традицион тәкәне абсолют батырга Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев тапшырды. Ул шулай ук төрле авырлык категорияләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде