Аңа Нурлат муниципаль районы Башлыгы бүләге – 50 мең сум бирелде.
Ат спорты ярышлары быел да Нурлат Сабан туеның төп бизәге булды. Барлыгы 6 старт игълан ителде. Һәр узыш, һәр чабыш трибуналарда тамашачыларның алкышлары белән үрелеп барды.
Ярышларны пони токымлы атлар ачты, алар арасында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте бүләкләре уйнатылды. Биредә беренче урынны яшь спортчы Дәүләт Гыйрфанов идарә иткән Земляничка Михална исемле җир җиләге яулады. Икенче урында- Запонка W (Полина Стрельникова), өченче урында –ЗагадкаТН (Рамазан Ханяфиев).
Социалистик Хезмәт Герое Шәриф Хафизов исемендәге призларга ат чабышларында тиңдәшсез Ремейк Дропу (Илмир Төхвәтуллин, Нурлат ат заводы), икенче урында – Март Джин (Николай Ухванов, Рафаэль Камаев ШХ), өченче урында – Фитология (Рамзил Сатдаров, Шамил Сатдаров ШХ).
Өченче старт Социалистик хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов призына алмачуар токымлы атлар арасында бирелде. Монда Мираж (Сергей Янзытов, Аграрий) ышанычлы җиңү яулады, икенче һәм өченче урыннарны Этика Лок (Леонид Оренбуров, Нурлат сөте) һәм Агуер Че (Евгений Карюхин, Южная) бүлеште.
Дүртенче ат узышында Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призлары уйнатылды. Төп призны биредә Форд Мастер (Рамил Сатдаров, ЦТиРС), икенче урында – Фиара (Әнвәр Гайнуллин, Марсель Миндубаев ШХ), өченче урында – Хан (Рамил Идиатуллин, Марсель Миндубаев ШХ) яулады.
Нурлат районының элеккеге башлыгы Фатыйх Сибагатуллин призларына җирле токымлы атлар арасында ат чабышында җиңүчеләргә быел да аның гаиләсе бүләкләр әзерләгән. Бүләкләрне Фатих Сәубан улының улы Рәшит Сибагатуллин тапшырды. Монда беренче урынны Липтон (Геннадий Никитин, Нурлат сөте), икенче урында Малыш (Леонид Оренбуров, Маркиза), өченче урында Ласка (Иван Никитин, Сөләйманов Ә.И.) алды.
Ярышларның иң мавыктыргыч өлеше Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев призына узыш булды. Биредә җирле токымлы атлар узышты. Нәтиҗәдә, җиңү Пальмага эләкте (Радимир Кириллов, Чуваш Мәнҗесе). Икенче урында – Карлыгач (Илһам Гайсин, Фома), өченчедә-Фарсунка (Леонид Оренбуров, «Нурлат сөте»).
Җиңүчеләрне һәм призерларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев бүләкләде.