Нурлатлылар ел саен «Нурлат-информ»ның Сабан туе мәйданында уздырган язылу акциясен көтеп алалар: биредә район газетасы «Дуслык»ка («Дружба», «Туслах») язылу оештырыла, призлар уйнатыла, журналистлар белән әңгәмә кору мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш, мондый акция һәрвакыт сюрпризларга бай. Бу юлы да язылучылар шат иде. Сабан туе җиңүчесенә традиция буенча һәрвакыт сарык тапшырыла, баш батыр аны җилкәсенә күтәрә. Менә язылу акциясендә җиңүчегә дә сарык бүләк итәргә карар ителде, аны Октябрина бистәсеннән үз фермер хуҗалыгыннан Ралиф Идрисов бүләк итте, ә 20 бәхетле кеше өчен кашпода чәчәк аткан петунияләрне эшмәкәр Николай Блинов бирде. Алар икесе дә «Нурлат-информ»ның күптәнге дуслары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тормышында зур теләк белән катнашалар. Бүләк иясе булу өчен бары тик агымдагы елның икенче яртыеллыгына газетага гына язылырга кирәк иде.
Бүләк уйнату 3 июньнән 8 июньгә кадәр һәм Сабан туенда язылуны рәсмиләштергән язылучылар катнашында узды. Ә язылучыларның исемнәре язылган барабанны балалар әйләндерде. Акциядә катнашучы һәркем фамилиясенең кайчан яңгыраячагын түземсезлек белән көтте. Башта чәчәкләр уйнатылды. Һәм менә төп бүләккә чират җитте. Әгәр моңа кадәр язылучы исеме язылган билетны кызлар алса, соңгысын тартып чыгарырга 10 яшьлек Әмир Мифтахетдиновка бәхет елмайды, ул шәһәрнең 1нче мәктәбе укучысы. Ә җиңүченең исемен укый башлагач, шатланып: «Ура!" дип кычкырып җибәрде. Төп бүләкне аларның Мифтахетдинов-Сибгатуллиннар гаиләсе алды бит.
"Район газетасына һәрвакыт язылабыз, аны бик яратабыз. Без бу бәйрәмне быелның икенче яртыеллыгына да язылу өчен көттек, һәрвакыт бәхеткә ышанабыз. Чөнки бер тапкыр шундый ук акциядә циркка ике билет откан идек», – дип уртаклашты Әмирнең әнисе Гөлназ. Гаилә башлыгы Ирек Илдус улы сүзләренчә, сарыкны Корбан бәйрәмендә чалачаклар. Бу бүләкне аларга Ралиф Идрисов тапшырды.
-«Нурлат-информ» җитәкчесе - Баш мөхәррир Резеда Гиняева җиңүчеләрне котлады, акциянең спонсорлары Ралиф Идрисовка һәм Николай Блиновка «ТАТМЕДИА» АҖнең Рәхмәт хатларын тапшырды.