Быелгы Сабан туе сылуы исеме өчен Нурлат районыннан сигез кыз көрәште: Айгөл Хәйруллина, Софья Шугаева, Сөмбел Гыйльфанова, Ләйсән Сөләйманова, Раилә Исмәгыйлова, Алсу Сәгъдиева, Ралина Вилданова һәм Камилә Бакирова. Аларга берничә сынау үтәргә һәм үзләренең иҗади, аш-су осталыгы һ.б. талантларын күрсәтергә туры килде. Конкурсантларның чыгышларын 2023 елгы «Сабан туе сылуы» титулы иясе Сабрина Бикташова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары Гөлнур Галиуллина һәм Гөлнур Маняпова бәяләде.
Конкурс берничә этаптан тора. Шунысы игътибарга лаек, Гаилә елы кысаларында күп кенә сынауларда катнашучыларның гаилә әгъзалары да актив катнашты. Әйтик, Илдар белән Миләүшә Сөләймановларның күп балалы гаиләсе олы кызлары Ләйсән өчен җан атарга килде. Гаилә 4 кыз тәрбияли, кече балалары да бу көнне милли костюмнардан кигәннәр иде. Аларны Миләүшә Дулкынбай кызы бәйрәмгә махсус үзе теккән.
Ләйсән бик талантлы, биергә һәм җырларга ярата, үзен һәрнәрсәдә сынап карый. Аның өчен «Сабан туе сылуы» конкурсы безнең гореф-гадәтләребез турында тагын да күбрәк белергә мөмкинлек бирә. Ә сабыйларны да халкыбызның нинди милли бәйрәмнәре барлыгын белергә өйрәтәбез", - дип уртаклашты ул.
Конкурс башында кызлар импровизацияләнгән подиум буенча үттеләр, татар милли киемнәрендә дефиле күрсәттеләр һәм үзләре турында сөйләделәр. Аларның күбесе үз образларын ата-бабаларыннан килгән бизәнү әйберләре яки кием элементлары белән тулыландырган. Мәсәлән, Вилдановлар гаиләсендә буыннан-буынга тапшырыла торган муенсалар һәм беләзекләр сакланган.
"Беләзекне әнием бүләк итте, ә аңа – 1924 елда туган Рәшидә әбием бүләк иткән, – дип уртаклашты катнашучы Ралина Вилданованың әнисе Розалия Галимҗан кызы. - Әни аларны кече кызыма бирер өчен миңа бирде. Традиция буенча аларны кече кызым Ралинага бүләк итәчәкмен. Ә гаиләбездә сакланган берничә борынгы күлмәк һәм милли чигүле алъяпкычны без мин эшләгән Кама аръягы һәм Нурлат шәһәренең төбәк тарихы музеена тапшырдык. Хәзер алар «Татар йорты» экспозициясендә тора.
Ә менә аграр техникум студенты Айгөл Хәйруллина үз образын ретро-стильдәге Винтаж алкалар белән тулыландырган. Кыз конструкция һәм модельләштерү, тегү технологиясе юнәлешендә белем ала. Булачак модельер үз профиле буенча күп кенә республика конкурсларында уңышлы катнаша. Ул алкаларны махсус рәвештә тәңкәләрдән конкурс өчен үз куллары белән ясаган. Айгөл иҗат этабында да аерылып тора ул жюри һәм тамашачылар алдында «Батыр йөрәкле» мультфильмындагы әкияти принцесса Мерида образында чыгыш ясады.
Сүз уңаеннан, иҗади конкурс кызларның сәләтләрен тулысынча ачты, биредә «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре Софья Шугаева, Сөмбел Гыйльфанова һәм Ләйсән Сөләйманова аеруча аерылып торды. Кызлар берничә ел педагог, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Әхмәтҗанова җитәкчелегендә вокал белән шөгыльләнәләр, «Илһам» ансамблендә чыгыш ясыйлар. Матурлык һәм гүзәллек бәйгесендә алар татар халык җырларын башкардылар.
«Милли ризыклар әзерләү традицияләре һәм гаилә серләре» дип аталган этап та кызыксыну уятты. Биредә жюри хөкеменә конкурсантлар бавырсак, чәк – чәк, җәймә, гөбәдия, өчпочмаклар һ.б. милли ризыкларны тәкъдим итеп кенә калмадылар, ә аларны әзерләүнең гаилә рецептлары белән дә уртаклаштылар.
Быел конкурска аеруча катнашучылар әниләре белән бергә вакытка һәм музыкага йон җепне йомгактан киләпкә һәм киләптән йомгакка чорнауга нигезләнгән бәйге яктылык өстәде.
"Бүгенге яшьләр, гомумән, әбиләребезнең кул эшләре турында берни дә белми диярлек, конкурс программасына бу сынауны без аларны борынгы һөнәрләр белән таныштыру максатыннан керттек», – дип уртаклашты Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова.
Бүләкләү тантанасы Әлфия Сәлих кызы һәм Нурлат якташлыгы берләшмәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов катнашында узды.
«Сабан туе сылуы-2024» титулына «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбен тәкъдим иткән Сөмбел Гыйлфанова лаек булды. Аңа таҗ һәм җиңүче хәситәсе, шулай ук диплом һәм бүләк тапшырылды. Калган конкурсантлар төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде һәм Рәхмәт хатлары, бүләкләр белән бүләкләнделәр. Әлфия Галәүтдинова барлык конкурсантларга «Сабан туе гүзәле-2024 " конкурсы символикасы белән чүкеп ясалган тәңкә-сувенирлар тапшырды. Кунаклар исә Нурлат шәһәренең 115 еллыгына Сабан туеның зур юбилейлы сөлгесендә үзләренең автографларын һәм теләкләрен язып калдырдылар.
Конкурсны оештыруга өлеш керткән кайбер нурлатлылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Конкурс сынаулары «Нур»татар мәдәнияте үзәгеннән Фирүзә Бикташова һәм Миләүшә Сафиуллинаның музыкаль чыгышлары белән чиратлашты. Конкурс программасын «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе Гөлия Галәмова алып барды.