Бүген, 7 июньдә, «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренче лагерь сменасын тантаналы рәвештә ачтылар, ул Нурлат районыннан гына түгел, Аксубай районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән һәм Казаннан 96 баланы кабул итте. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның биш баласы монда бушлай ял итү мөмкинлеге алды.
Бәйрәм линиясенә җыелган балаларны Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.
«Мин сезне җәй, каникул, бу искиткеч "Заречный" лагеренда ял итүегез белән котлыйм. Аның күптәнге тарихы бар, мин дә, мәктәптә укыган чакта, монда берничә тапкыр ял иттем. Сезгә вакытыгызны яхшы үткәрүегезне, көч туплап, физик яктан ныгуыгызны телим", - дип теләкләрен белдерде Дамир Азатович һәм аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртте.
Лагерь сменасы ачылыр алдыннан балалар игелекле һәм дус, күңелле һәм шаян, өлкәннәргә ярдәмче булырга, иртән зарядка ясарга һәм спорт белән шөгыльләнергә сүз бирделәр.
Артем Калуков «Заречный» да инде өченче ел рәттән ял итә.
"Миңа барысы да ошый. Монда җитәкчеләр бик яхшы. Лагерьда мин бик күп дуслар таптым. Чаралар кызыклы уза", - дип уртаклашты ул.
Валерия Миронова һәм Чулпан Дәүләтшина дискотекага иң ошаганнары турында уртаклаштылар.
Оештыручы педагог Марина Игнатьева сүзләренчә, балалар өчен кызыклы программа эшләнгән, әйтик, иртәгә биредә Сабан туе, аннан соң – Россия көне, Нептун көне, кино көне, бизнес көне һәм төрле өлкәләрдән белгечләр җәлеп итеп төрле чаралар, әңгәмәләр, мастер-класслар узачак.
Лагерь сменасын ачу тантанасы флешмоб һәм истәлеккә фото белән тәмамланды