Нурлат районында әлеге категориягә караган пенсионерлар - 1960.
Фиксацияләнгән түләү - иминият пенсиясенең дәүләт тарафыннан гарантияләнгән бер өлеше . Ул стажга һәм түләнгән иминият кертемнәре суммасына бәйле түгел. 2024 елда иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме- 8 134 сум. Пенсионерга 80 яшь тулгач, бу түләү ике тапкыр арта һәм аена 16 269 сум тәшкил итә .
Пенсия арттырылган күләмдә пенсионер 80 яшькә җиткәннән соң проактив режимда билгеләнә һәм икенче айдан түләнә башлый.
«Пенсиягә фиксацияләнгән өстәмә түләү ике нигез буенча: пенсионер 80 яшькә җиткәч яисә авыру кешегә I төркем инвалидлык бирелгән очракта билгеләнә. Шуңа күрә I төркем
инвалидлыгы булган кешеләргә 80 яшь тулгач, аларның иминият пенсиясенә фиксацияләнгән югары түләү билгеләнми, ягъни пенсияләре арттырылмый. Чөнки әлеге категориягә караган пенсионерлар арттырылган пенсияне инвалидлыкка бәйле рәвештә алалар инде», - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.