Иртәгә Нурлат шәһәре аэропорты территориясендә барыбызның да яраткан "Сабан туе" татар милли бәйрәме узачак.
Бәйрәм иртәнге сәгать 10.00да башланачак.
Бәйрәмдә милли ишегаллары эшләячәк, традицион милли уеннар, көрәш, ат чабышлары узачак.
Иртәгә җәйнең төп бәйрәмен бәйрәм итү өчен Сабан туе мәйданында очрашырбыз!