Район Советының конференц - залында нурлатлыларның көнүзәк проблемалары турында җентекле сөйләшү барды.
Иске Чаллы авылыннан Людмила Синдрякова, 2019 елдан бирле ГКУ Главтатдортранс балансында тораучы Нурлат – Кузайкино – Иске Чаллы юлын ремонтлау мәсьәләсе белән төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткән. Юл 35 ел элек төзелгән, бик нык җимерелгән, берничә авылда яшәүчеләрдә, бигрәк тә бу авылда урнашкан ФАПка килүчеләрдә күп зарланулар тудыра.
Үз теләге белән ЧВК «Вагнер» сугышчысы буларак СВОда катнашкан Эльмир Гобәйдуллин Эчке эшләр министрлыгы органнарына хезмәтенә кайтырга тели. Ә «шторм Z» да хезмәт иткән һәм авыр яраланган Сергей Глухарев сугыш хәрәкәтләре барышында яралану буенча инвалидлык рәсмиләштерүдә һәм тиешле түләүләр алуда ярдәм итүне сорый. Хәзерге вакытта яралануы сәбәпле ялда булган Богдан Миникель киләчәк турында уйлый. Аны хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен үз йортын төзү өчен торак яки җир бүлеп бирү мәсьәләләре кызыксындыра.
Ольга Данилова, хәзер СВО уздырылу зонасында контракт буенча хезмәт итүче оныгы Денисның опекуны, аңа, Казанда, ятим буларак торак алуда ярдәм итүне сорый, чөнки хезмәт иткәнче ул берничә ел башкалада эшләгән.
Айдар Рәис улы һәркемне игътибар белән тыңлады, кабул итүдә катнашкан шәһәр һәм район тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән югарыда әйтелгән проблемаларны хәл итү буенча алдан күрелгән чаралар һәм гамәлләр турында җентекләп сорашты һәм аларны хәл итүдә ярдәм итәр өчен, аңа бәйле булганның барысын да эшләргә вәгъдә итте.
"Якын арада сезнең сорауларыгызны иң югары дәрәҗәдә карыячакбыз, мөмкинлекләр һәм алымнар эзләячәкбез. Район башлыгы Дамир Азатович Ишкинеев белән бергә аларны контрольгә алачакбыз", - дип ышандырды депутат.