Нурлат укучылары Кара диңгез буенда ял итәчәк

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә шәһәрнең 4нче мәктәбенең 6Б сыйныфында белем алучы 14 укучы Анападагы «Глобус» сәламәтләндерү лагерына юл тотты.

Лагерьга бушлай юлламаларны алар әти-әниләренең «Дус сыйныф серләре» республика ата-аналар комитетлары конкурсында уңышлы чыгыш ясаулары өчен бүләк итеп алдылар. Балаларны мавыктыргыч программа, яңа танышулар һәм күп кенә якты эмоцияләр көтә.

Кара диңгез яр буендагы җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Татарстаннан барлыгы 5 000нән артык бала ял итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International