Нурлат урманчылыгы автопаркы яңа техника белән тулыланды

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

«УАЗ» автомашинасын тапшыру тантанасында Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рөстәм Галиев та катнашты.

Ул чәршәмбе көнне Казанда узды. «УАЗ» машинасының ачкычларын аңа ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

- Бу "УАЗ "ны без Чулпан участок урманчылыгына урманнарны янгыннан, хокук бозулардан саклау, контроль-күзәтчелек функцияләрен башкару өчен тапшырачакбыз, – диде Рөстәм Галиев.

Нурлат урманчылыгы җитәкчесе сүзләренчә, алар ел саен яңа техника алалар.

- Мондый мөмкинлек «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында бирелә, – диде ул.

Республиканың урманчылыкларына һәм урман хуҗалыкларына «Россия Федерациясе Урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында сатып алынган 41 берәмлек техника тапшырылды.

Фото: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәтеннән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International