Әлмәт шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча Конференция узды.
Кичә Нурлат районы делегациясе территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча республика күчмә конференциясендә катнашты. ТОС җитәкчеләре Әлмәт шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшчәнлеге белән таныштылар, пленар утырышта катнаштылар.
Чара традицион рәвештә республиканың актив ТОС рәисләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән «Кормыш» ТОСы рәисе Рауза Салих кызы Ханеня бүләкләнде.