Сезгә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген искәртәбез!
Әгәр күктә дрон күрәсез икән, башта үзегезнең куркынычсызлыкны кайгыртырга – берәр йортка яшеренергә яки агачлар артына качарга кирәк.
Әгәр пилотсыз очкыч шартлаткыч җайланма белән җиһазланган икән, киоск ише кечкенә корылмаларга ул зыян салырга мөмкин.
Пилотсыз очкыч очканын күрсәгез, беренче чиратта үзегезнең куркынычсызлыкны кайгыртырга кирәк. Мәскәү, Петербург һәм кайбер башка төбәкләрдә хәзер дрон очышы тыелган булу сәбәпле, моның законсыз күренеш икәнен аңларга кирәк. Кайда икәнлегегезгә тиз генә анализ ясап, подвал, ныклы бина ише куркынычсыз качар урын табарга кирәк
Әгәр дрон фатирыгызга очып кергән яки дача, бакча территориясендә оча икән, аңа һич кенә дә кагылырга ярамый. Торактан иң элек булган бар кешене, беренче чиратта балаларны чыгарырга, соңыннан үзегез дә фатирдан чыгып, 112 номерына шалтыратырга кирәк.