Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова һәм район Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашты.
Клара Таҗетдинова Нурлат районына эш визиты белән килде. Бәйрәм чарасы башланганчы ул гражданнарны кабул итте.
Бәйрәм «Эсперанса» эстрада бию ансамбле чыгышы белән башланды.
Сәламләү сүзендә Дамир Ишкинеев тамашачыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аларга үз һөнәрләренә тугрылыклары, сизгерлеге һәм шәфкатьлелеге өчен – социаль хезмәткәрнең иң яхшы кешелек сыйфатлары өчен рәхмәт белдерде. Биредә ул күпьеллык намуслы хезмәте, халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районның иң яхшы социаль хезмәткәрләрен Мактау грамоталары һәм Нурлат районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.
"Бүген 11 мең социаль хезмәткәр 220 мең татарстанлыга социаль хезмәт күрсәтә. Бу белгечләрнең көндәлек авыр хезмәте, алар беренче булып кеше проблемаларын үз өсләренә алалар һәм бала туганчы ук гаиләгә ярдәм итә башлыйлар, – дип билгеләп үтте Клара Алексеевна. - Аларның күз уңында балалар да, яшь әниләр дә, өлкәннәр дә, инвалидлар да бар. Алар мөмкин булганча һәркемгә искиткеч фидакарьлек һәм тырышлык белән ярдәм итәләр.
Монда ук Клара Таҗетдинова «Гармония» комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Людмила Кузьминага күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәте белән Татьяна Алексашкина, Алена Будяшкина, Екатерина Иванова, Елена Колесникова, Оксана Козлова, Нурия Минһаҗева билгеләп үтелде.
Нурлат районының социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Афанасьева да үз коллегаларына котлау һәм рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, ул шулай ук берничә социаль хезмәткәргә Мактау грамоталары тапшырды.
Котлаулар һәм грамоталар тапшыру белән чәчәкләр бүләк итү җирле үзешчән сәнгать артистлары чыгышлары белән чиратлашып барды.