Җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Җәй көне янгын куркынычсызлыгын саклау мәсьәләсе һәр кеше өчен җитди һәм мөһим.

Елның эссе вакытында табигатьтә янгын чыгу ихтималы арта, кешеләргә сакчыллык һәм үз гамәлләренә игътибарлылык буенча өстәмә таләпләр куя. Баналь саксызлык гектарлаган территорияне биләгән урман янгыннарына һәм барлык тереклекнең һәлак булуына сәбәп була ала.

Күпчелек кешеләрдә җәйге чорда ял башлана, балаларда каникуллар башлана, күпләр урманга табигатькә ял итәргә баралар, бу да янгыннар белән бәйле хәлгә үз эзләрен сала. Шуңа күрә бу вакытта аеруча янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә кирәк.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәге киңәшләрне тотарга киңәш итә:

 җилле һава торышында учак ягарга ярамый;

 

 биналар, техника һәм җиңел янып китүчән материаллар янында ялкын кабызмагыз;

- балигъ булмаганнарга утны карарга ышанып тапшырырга яралмый;

- агачлар янында учак ягарга ярамый.

Табигатьтә янгын чыгуга күп факторлар сәбәпче. Еш кына шундыйлар:

1.    караусыз калган ут чыганаклары. Ташланган тәмәке, утын, янып бетмәгән учак-болар барысы да потенциаль куркыныч;

2.    ут белән бәйле эшләрне, тотрыклы коры һава шартларында, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә: болгарка, эретеп ябыштыру аппараты, яндыргыч һ. б. куллану.

3.    Янгынның сәбәбе шулай ук чүп-чарны яндыру, балаларның ут белән шаяртуы, дөрес сакланмаган һәм эксплуатацияләнмәгән очракта тиз янучы әйберләр һәм материалларның януы.

Үзегезне һәм табигатьне уттан саклагыз! Янгын куркынычсызлыгы һәм гади кагыйдәләрне үтәп ял итегез һәм эшләгез!

73нче ПСЧ ОПП инспекторы Ильина Г. Д.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International