1 июньдә районның 24 мәктәбендә балаларның көндезге лагерьлары эшли башлады, 17 мәктәптә хезмәт һәм ял лагерьлары ачылды.
Барлык лагерьларда беренче көн Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәрүдән һәм гимнны башкарудан башланды.
Лагерь сменасын ачуга багышланган тантаналы линейкаларда мәктәп яны лагерьлары башлыклары балаларга һәм ата-аналарга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Лагерьның беренче көнендә балалар үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, куркынычсызлык техникасы буенча өйрәтү төрендәге роликларны карадылар, эш планы турында фикер алыштылар.
Балаларның физик үсеше өчен иртәнге зарядка һәм төрле хәрәкәт уеннары үткәрелде. Шуннан соң балалар өчен "Балаларны яклау көненә" багышланган бәйрәм узды. Сменаның беренче көне күңелле һәм мавыктыргыч булып үтте.